Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Әфганстан йөрәк ярам»очрашу-кичә

Китапханәдә 15 февраль –Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көнгә карата “Әфганстан-йөрәк ярам”дип исемләнгән очрашу-кичә, өлкән сыйныф укучылары өчен оештырылды. Кичәгә авылыбызның әфганчы егетләре Миннекәев Ринат белән Мөхәммәтдинов Илдар чакырылды.Чарада катнашучыларны  әлеге көн тарихы белән таныштырдык.Кунаклар исә үзләренең армия хезмәте еллары ,истәлекләре турында сөйләделәр. Ул елларның авыр хатирәләре  белән уртаклаштылар.

Кичәбез конкурслар,җыр-моңнар белән үрелеп барылды.