Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Россиянең дәүләт символлары» Бөтенроссия олимпиадасы

Авыл китапханәсендә укучылар «Россия символлары» Бөтенроссия олимпиадасының икенче (сайлап алу) этабында катнаштылар. «Россиянең дәүләт символлары» темасына багышланган тарихи сорауларга җаваплар бирделәр. Олимпиаданы үткәрү өчен ике мәйданчык сайлап алынды, 10 яшьтән 12 яшькә кадәрге һәм 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен. Олимпиада биремнәрендә 10 сорау ,соңгы 2 сорауга җавапны киңәйтеп язарга иде. Катнашучылар бер сәгать дәвамында биремнәрне башкардылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да Россиянең дәүләт символлары тарихы турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.