«Бөек Җиңүгә - 80 ел» медален тапшыру
Аксар авылында бүгенге көндә 9 тыл ветераны бар. Бу көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов һәм без,мәдәният хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан медальләр тапшырдык.
Тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, тылда, илебезне торгызуда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдердек.