«Ак кәгазьдә күңел нурлары»җирле язучылар белән очрашу.
Китапханәдә авылымның каләм тибрәтүчеләре-җирле язучылар белән “Ак кәгазьдә күңел нурлары”дип исемләнгән очрашу-кичә,шигърият бәйрәме узды. Кичәбез кунаклары 3 китап авторы (“Ачы миләш тәме”, ”Гомер йомгагын сүтәм”,”Эзем калган юлларым бар”) Әхмәтова Фәйрүзә Гариповна һәм 2 китап авторы (“Уйлану”,”Гомер юлы”) Әхмәтҗәнова Гөлнур Тәкыевналар.
Җирле шагыйрәләр үзләренең иҗатлары белән таныштырып,сорауларга җавап биреп, шигырьләрен кычкырып укыдылар.