“Безнең горурланырлыгыбыз бар”-Акция
Аксар китапханәсе Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган “Безнең горурланырлыгыбыз бар”дип исемләнгән республика акциясенә кушылды.Ватан саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган акциядә 4 нче сыйныф укучысы Хасаншина Ралина М.Җәлилнең “Чулпанга” шигырен,8 нче сыйныф укучысы Зиннатова Алинә Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәреннән өзек укыдылар.