«Батырларны ил онытмас» «Көчле рухлылар» акциясе
2 февральдә “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз”VIII нче Бөтенроссия акциясенә кушылып китапханәдә :«Батырларны ил онытмас»дигән батырлык дәресе уздырылды. Укучыларда патриотлык хисе тәрбияләү, укучыларга Бөек Ватан сугышында илебез халкының батырлыгын китаплар аша җиткерү максатыннан аларны Советлар Союзы Геройлары-герой –пионерлар: Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова, Валя Котикларның батырлыклары турында таныштырдык.
Укучылар белән Бөек Ватан сугышы разведчиклары һәм партизаннары турында иң яхшы әсәрләрне бергәләп кычкырып укыдык.