«Гыйнвар ае юбилярлары»-әдәби кунакханә
Китапханәдә “Гыйнвар ае юбилярлары” исеме астында әдәби чара уздырылды.Кичә өчен авторларның иҗатлары буенча китап күргәзмәсе төзелде.
Шагыйрә,күп җырлар авторы Н.Измайлованың тормыш юлы,иҗаты белән кыскача танышып,аның “Адаштым”,”Гөлләр”кебек җырларын бергәләп җырладык.
Язучы,журналист Д.Зөбәерованың әдәби иҗат эше поэзия әсәрләре язудан башлана.Күләмле проза әсәрләрен “Куш өянке шаһит”,”Кыр чәчәге”,”Дустым авазы” кебек повестьларын укучылар бик яратып укыйлар.
Шагыйрь һәм прозаик Ш.Маннурныә тормыш юлы,иҗаты белән танышып,аның “Чын сөю бармы?” повестыннан өзекләр укыдык.