«Ленинград блокадасы-онытылмас тарих»батырлык сәгате
27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көнгә карата китапханәдә укучылар өчен батырлык дәресе үткәрелде.Дәрес өчен «Ленинград блокадасы-онытылмас тарих»дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларга әлеге көннең Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүе, Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләнде. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатылуы, боз каткан күл буйлап узучы данлыклы юлны “Яшәү юлы”дип аталуы турында да сөйләнде.
Укучыларны Сугыш ветераны, авылдашыбыз Мөхәммәтдин абый Хәкимовның авылдан киткән йөк машинасы белән Ленинград блокадасында калучыларга, Ладога бозы аша азык-төлек ташырга туры килүе,шәһәрне электр энергиясе белән тәэмин итүче станциягә кирәкле җиһазлар илтүе турында сөйләшү бик тәэсирләндерде.
Блокадада калучылар арасында балаларның күп булуы,хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге турында кычкырып укылды. Ул анда гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган. Шулай ук дәрестә балаларга герой-шәһәр Ленинград блокадасы турында презентация күрсәтелде.