Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сердән авыр нәрсә юк»аралашу сәгате

«Сердәш»хатын-кызлар клубы кысаларында «Сердән авыр нәрсә юк»                              дип аталган чара,сетка үрүче хатын-кызлар янәшәсендә узды.

Чара «Татарстан яшьләре»республика газетасы чыгуга 105 ел тулуга багышлана. Китапханәче укучыларны газетаның барлыкка килү тарихы турында, аның гамәлдә булган дәверендә нинди этаплар узуы турында таныштырды.

1965 елдан башлап, яшьләрне генә түгел, өлкән буынны да кызыксындыра торган «Сердәш» рубрикасы укучыларга бик ошый. Бу биттә укучылар үзләренең серләре белән уртаклашалар һәм авыр мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү максаты белән газетага хатлар җибәрәләр. Хатлар исә кешеләргә ачылырга, үз серләре белән уртаклашырга һәм ярдәм алырга мөмкинлек бирә, бу безнең хәзерге дөньяда да бик мөһим.

 «Сердәш» рубрикасыннан кеше кичерешләренең һәм хис-кичерешләренең төрлелеген чагылдырган берничә хатны бергәләп кычкырып укыдык һәм фикер алыштык.