Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Кыш бабай hәм Кар кызы янәшәсендә”балалар чыршы бәйрәме

Балаларның кышкы каникулында “Кыш бабай hәм Кар кызы янәшәсендә” дип аталган балалар Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм челлендж, квест уеннар белән бәйләнеп алып барылды. Әкияти бәйрәмебез геройлары клоуннар, Убырлы карчык балалар белән төрле уеннарда катнашты.Клоуннар күрсәткән фокуслар балаларга бик ошады. Кыш бабай, Кар Кызы, елан, балаларны бәйрәм белән котларга килде. Бәйрәмдә һәр бала Кыш бабайга үзләренең hөнәрләрен күрсәттеләр:шигырь сөйләделәр, биеделәр,жырладылар. Кыш бабайдан алган призлар, күчтәнәчләргә балалар бик шатландылар . Чыршы бәйрәме дискәтүк белән дәвам итте.