Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Ватан Геройлары көне – истәлекле көн»мәгълумат сәгате

 Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.Һәйкәл янында менә шул хакта «Ватан Геройлары көне-истәлекле көн» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды, анда балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы һәм Россия геройлары турында сөйләнде. Шулай ук кинозалда балалар өчен СВОда катнашучы бүгенге көн геройлары турында видеоролик күрсәттек. Тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендә балалар әдәбият белән танышып,андагы бүләкләр һәм исемнәр турында белделәр.