Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Солдатка хат»акциясе

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.

Бөтенрусия “Батырлык дәресе” кысаларында “Солдатка хат” акциясенә кушылып  мәктәбебез укучылары да менә инде 2 ел дәвамында солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. Хатларны авылдаш егетләребезгә посылка эчләренә салып җибәрәбез.Шулай ук хатын-кызларыбыз үргән маскировка челтәрләре эченә дә салабыз.