«Конституция - дәүләтнең төп законы»-мәгълүмат сәгате
Китапханәдә мәктәп укучылары өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция - дәүләтнең төп законы» дип аталган танып белү сәгате уздырылды.
Чарада катнашучылар документны кабул итү тарихы, гражданнарның Россия Федерациясе Конституциясе гарантияләгән төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Балаларга Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен сөйләдек.
Шулай ук Конституциянең эчтәлеген ни өчен белергә кирәклеге, аның маддәләренең кешеләргә үз хокукларын якларга ничек ярдәм итүе турында сөйләнде.
Ахырда бергәләп «Ватан символлары» уенын уйнадык, ул балаларга илнең төп символлары турында белергә мөмкинлек бирде.Чара Россия гимнын башкару белән тәмамланды.