“Яхшылык эшләргә ашык”Акциясе
«Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк»
Авылдашыбыз Мухаметдинов Айратларда волонтер балалар белән кунакта булдык. Айрат физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче зур булган кеше ул. Үз сәламәтлеген кайгыртып яши,спортны ярата. Көненә иртән 10 км. йөгерә, кичен 10 км йөри . Айрат тормышны ярата, бөтен яңалыкны, барлык жырчыны белә. Айрат янына актив балалар белэн бардык.Күңелле итеп сөйләшеп утырып, 2 сәгать вакытның уткәнен сизми дә калдык. Диана Айратка М.Әгъләмовның “Кабак" шигырен сөйләде. Радик Ахметшин матур жырларын бүләк итте. Очрашу ахырында Айратка тагы да озын гомер , сәламтлек теләп, флешкада тыңларга жырлар калдырып кайтып киттек.