Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Ш.Хөсәеновның "Әни килде"әсәре буенча китап укучылар конференциясе

Китапханәдә Ш.Хөсәновның 95 еллыгына карата “Әни килде” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.Өлкән буын китап укучылары өчен әлеге әсәр бик таныш һәм якын. Атказанган табиб һәм күренекле драматург Шәриф Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырганнан соң,әсәрнең эчтәлеген барлап,андагы геройлар буенча фикер алыштык.Чара темасы буенча Гүзәлия Миннуллина матур шигыре белән чыгыш ясады.