Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«ВИЧ-инфекция турында нәрсә беләбез» мәгълумат сәгате

Китапханәдә «Без ВИЧ-инфекция турында нәрсә беләбез» дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде. Бу чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты. «Мин тормышны сайлыйм» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Катнашучыларны авыру барлыкка килү тарихы, тапшыру ысуллары, авыру билгеләре турында таныштырдык. Әңгәмәне авылыбыз фельдшеры Куртаева Гөлфия  үткәрде. Ул укучыларга  әлеге афәтләрнең ничек  куркыныч булуын аңлатты, статистик мәгълүматлар белән таныштырды.