«Әниләрдән тормыш башлана»-әдәби-музыкаль кичә
Әниләр бәйрәме уңаеннан мәдәният йортында авылыбызның СВО егетләре әниләрен, маскировка челтәре үруче әниләрне хөрмәтләп матур чара уздырдык.
Бәйрәм чарасы Әниләрне котлаудан башланды.Җыр-бию,нәфис сүз чыгышлары хөрмәтле әниләргә багышланды.Шулай ук кичә өчен «Тормыш яме Әнкәй,Хатын-кыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм фотозона эшләде. Кичә төрле уеннар, блиц-сораулар белән бергә үрелеп барды.”Җырны таны”.”Мәкальне дәвам ит “ уеннарын да бик теләп башкардылар.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.