Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сүзлекләрдә-тел байлыгы» китапханә сәгате

  Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан авыл  китапханәсендә китапханә  сәгате узды. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып-белү коралы да, милли мәдәниятнең мөһим өлеше дә. Чара барышында балалар энциклопедияләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр үсеше тарихы белән таныштылар. Шулай ук алар безнең китапханәдә булган энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштылар, аннан соң биремнәр үтәгәндә үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп сүзләргә синонимнар һәм антонимнар таптылар, сүзләр төзеделәр. Биремнәрне тәкъдим ителгән сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үтәргә кирәк иде. Биремнәрне башкарганда балалар белешмә әдәбияттан файдалану кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр алдылар.