«Театр балачактан башлана»-күчмә китапханәдә кунакта
Балаларда китапка хөрмәт тәрбияләү максатыннан, күчмә китапханәдә курчаклар белән театр уйнадык. Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театрда балалар бик теләп катнаштылар, рольләрне тиз үзләштерделәр. Курчаклар белән уйнаганда балаларга таныш һәм аларга ошаган рус халык әкияте “Теремкәйне” сайладык,кечкенәләргә уен бик ошады.