«Гайбәтнең әйбәте буламы?»-әдәплелек сәгате
Китапханәдә хатын-кызлар өчен «Гайбәтнең әйбәте буламы?»дигән әдәплелек сәгате узды. Гайбәттән беркем дә азат түгел,сүзебез әнә шул турыда булды.Экстрасенс, парапсихологлар сүзләре кычкырып укылды.
Гайбәтнең буш урында гына тумаганын,аның нигезендә көнләшү ятуы турында төрле фикерләр тыңланды.
“Ни дисәң дә, гайбәт әйбәт була алмый, кайчак шаярып әйткән сүзләр дә кеше гомере торырга мөмкин. Шуңа күрә сүзне үлчәп сөйләп, телне тыеп, юк-барга колагыңны торгызмау хәерлерәктер”- дигән теләктә чарабызны тәмамладык.