Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Хәтер сагында һәйкәлләр»батырлык сәгате

Бөек Җиңүгә 200 көн кала һәйкәл янында укучылар өчен  батырлык дәресе уздырылды.

Укучыларга Бөек Ватан сугышы елларындагы авылдашларыбыз турында сөйләнде.

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан барысы 170 кеше китә.Алар илебез иминлеген саклап төрле фронтларда сугыштылар,зур батырлыклар күрсәттеләр. Күпләр илебез азатлыгын саклап башларын салдылар,күпләр хәбәрсез югалды.94 кеше кайтмый калды.48 ана тол,141 бала ятим кала.                                                                                                Кайтмый калган авылдашларыбыз истәлегенә авыл уртасына Һәйкәл куелган. Батырларны онытырга безнең хакыбыз юк!Алар безнең белән,безнең арада!