Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Сер итеп бөтен дөньяга”кызыклы конкурслы уен программасы .

Аралашырга, вакытны күңелле һәм файдалы уздырыру максатыннан китапханәдә Пушкин картасы буенча “Сер итеп бөтен дөньяга”(по секрету всему свету)исемле кызыклы конкурслы уен программасы уздырылды.

Чара ике командага бүленеп ,«бәлки -юк, бәлки -әйе» уены белән башланды.

Командалар ”Сүзне әйтеп бетер”, “Әйткәнне тыңла!”, ”Нәрсә ашыйм, шуны әйт”, “Музыкаль тәнәфес”, “ Ни өчен?” дигән хыялый-уен, “Әйтеп бетер” уены, “Сүз эчендә сүзләр” уены һәм “Баш-аяк боткасы”уеннарын бик теләп уйнадылар.Төрле кызыклы викторина сорауларына җаваплар таптылар.

Чара күңелле, тату атмосферада узды.