Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Галимовларның укытучылар династиясе»таныштыру сәгате

Халыкара укытучылар көне һәм Россиядә Гаилә елы уңаеннан  китапханәче  «Галимовларның укытучылар династиясе» дип исемләнгән стенд төзеп,үзенең укучыларын таныштырды.Галимовларның мөгаллимнәр династиясе -революциягә кадәр үк мөгаллимлек белеме алган Сәгыйрова Миңлебикә Садыйковнадан башлана. 1953 елдан династияне Нурлат районының Яңа Амза урта мәктәбе укытучысы Галимова Мәймүнә Ибраһим кызы дәвам итә, ул 1986 елда лаеклы ялга чыкканчы эшли. Мәймүнә Ибраһимовнаның дүрт баласы да Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Татарстан Республикасының төрле уку йортларында эшләделәр һәм эшләүләрен дәвам итәләр.

 Династиянең гомуми хезмәт стажы-337 ел.