«Һәйкәлләрдә халык хәтере» батырлык сәгате
“Көзге игелек атнасы” акциясе кысаларында 8 класс укучылары белән “Ана белән бала”һәйкәле янында батырлык сәгате узды.
Укучыларга әлеге һәйкәлнең ачылу тарихы турында сөйләнде.2019 елда ачылган һәйкәл, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап авыл уртасында сугыш елларында зур тырышлык куйган тыл хезмәтчәннәренә атап ясалган. Композицияне җирле рәссам-скульптор Фазыл Шиапов ясаган. Кулына иген көлтәсе тоткан хатын-кыз һәм кулына урак-чүкеч тоткан малай һәйкәле, өч метр биеклектәге махсус технология буенча тимер-бетон катнашмадан эшләнгән.
Монументка җирле шагыйрә Фәйрүзә Әхмәтованың шигъри юллары уеп язылган. Бу һәйкәл мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләү урыны булып тора.