Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Минем йортым. Минем гаиләм.Минем Ватаным»урам китап фестивале

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тәкьдим иткән, 2024 ел Россиядә-“Гаилә елы", районыбызда “Батырлык һәм бердәмлек елы”на багышлап уздырылган “Минем йортым. Минем гаиләм.Минем Ватаным” дип исемләнгән урам фестивале Аксар авылында узды. Китап бәйрәмен Имәнлебаш, Югары Шепкә, Тәкмәк авылы китапханәләре  бергәләп оештырдылар.Фестивальдә күп төрле номинацияләр аша авылларыбызда, туган ягыбызда үрнәк гаиләләр, гаилә тарихлары,нәсел шәҗәрәләре,гаилә династияләре, мәдәнияты, гореф-гадәтләре яктыртылды. Чарада бик матур фотозоналар,  гаилә  күргәзмә - стендлары, китап инсталяцияләре оештырылды. “Могҗиза тудырган куллар”, “Сурәтләрдә гаилә җылысы”, “Гаилә учагында китап җылысы”.”Гаилә бакчасы-яшелчә бакчасы”,”Галимовларның укытучылар династиясе” һәм  талантлы кешеләребезнең кул эшләреннән күргәзмәләр, бәйрәмебезнең нуры булды.

Бәйрәм “Туган гаиләгә һәм туган якка мәхәббәт”темасына С.Әхмәтҗанованың “Гаилә учагының җылысы” шигыре астында флешмоб белән башланды.

Аксарлылар тарафыннан күрсәтелгән “Килен төшерү”йоласы, бүгенге көндә дә сакланган әлеге күренеш чынбарлыкны хәтерләтте.Үзешчән артистлар бик оста уйнадылар.

Китап бәйрәме нәфис сүз, жыр-моң белән үрелеп барды.“Минем Ватаным - минем гаиләм” шигъри марафонында җирле шагыйрьләребез  Гөлнур апа Әхмәтҗанова,Фәйрүзә апа Миннуллина  чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.Шулай ук Фәйрүзә апаның гаилә тарихын тамашачылар бик яратып тыңлады.Зилә Бәхтевәлиеваның шигыре безне бердәмлеккә өндәде.

Рушат белән Ләйсән Бәхтевәлиевлар гаиләсе үзләренең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр.

“Гаилә академиясе”иҗади эшләр күргәзмә-демонстрациясендә “Гаилә бакчасы”күргәзмәсе ясалды. Кул эшләре осталары Нурфия Хөснетдинова, Минсирень Ризвановалар исә кунакларга ротанг ярдәмендә кәрҗин үрү серләре буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Бер сулышта барган китап бәйрәме  милли киемнәргә  күргәзмә(дефиле) белән тәмамланды.