Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Чәчәкле җәй »экологик кичә

Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.

Чәчәк яраткан кеше – табигатьнең дусты ул. Әнә шул турыда булды безнең бүгенге экологик кичәбез.Кичә өчен “Китапларга кергән чәчәкләр”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.Чәчәкләр турындагы табышмакларга җаваплар әйтелде.”Ромашка таҗы” уенында шулай ук биремнәргә җаваплар бирелде.Ә ахырдан “Җырга күчкән чәчәкләр” презентациясе буенча төшеп калган сүзләрне табып,бергәләп караоке җырладык.