Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Көлке көлә килә»-юмор һәм сатира китапларына күргәзмә.

1 апрель-көлке көне буларак,китап укучыларга “Көлке көлә килә”дигән күргәзмәдә  шаян да,кызыклы һәм гыйбрәтле дә иҗатлары белән танылган сатирик язучыларның китаплары тәкъдим ителде.Төрле елларда иҗат ителгән хикәяләр, шигырьләр, юморескалар, монологларны, авторлар үтемле тел белән көлеп сурәтлиләр.

”Укучымның күңеле ачылсын,елмайсын,көлсен һәм тирән уйга да бирелә алсын!” дигән максат белән иҗат иткән әсәрләрне китапханәдән алып укыгыз!