Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Китап-галим,телсез мөгаллим”балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы

 Балалар китабы атналыгы-чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында  Аксар авыл китапханәсендә төрле кызыклы әдәби чаралар узды.“Китап-галим,телсез мөгаллим”дигән әдәби сәгатьтә төрле яшьтәге мәктәп  балаларын яңа кызыклы,мавыктыргыч әсәрләр белән таныштырдык.Яшүсмерләр фэнтези, маҗаралы һәм детектив хикәяләр жанрындагы әсәрләрне яратып укысалар ,ә кечкенәрәк балалар исә әкиятләр,хайваннар ,кошлар турында кызыксынып укыйлар.

Катнашучылар китап геройларын атардылар, аларны тасвирлау буенча белергә  кирәк иде.