Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Кызлар-язгы чәчәкләр» китапханәдә бәйрәм кичәсе

8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап китапханәдә “Кызлар-язгы чәчәкләр”дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. “И хатын-кыз гүзәл зат” дигән китап күргәзмәсенә хатын-кыз язмышлары турында китаплар, ”Сөембикә”журналлары куелды.

“Могҗиза тудырган куллар” күргәмәсендә Нурфия Хөснетдинованың кул эшләре тәкъдим ителде. Яулык бәйләү буенча мастер-класс,сәламәтләндерү күнекмәләре буенча трениглар күрсәтелде.

Төрле кызыклы уеннар, биремнәр белән барган чара, чәй өстәле артында дәвам итте.