Ә.Еники«Бала»хикәясе-бергәләп укыйбыз
Классик язучы Ә.Еникинең тууына 115 елга карата китапханәдә укучылар белән Ә.Еникинең “Бала”хикәясен бергәләп укыдык.Авторның тормыш юлы,иҗаты белән кыскача таныштык.Ә.Еникинең хикәяләр остасы булуына тагын бер кат инандык. Кеше күңеленең “аулак почмагында” сакланган кадерле серләрне күрә белү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү –автор стиленең үзенчәлеге.
Ә.Еникинең “Бала” хикәясе сугыш чоры прозасының иң матур үрнәкләреннән санала. Текст “Сөекле кызым Резедага багышлыйм” дигән эпиграф белән башланып китә. Бу өлеш әсәргә куелган исемне, әсәрдәге кыз персонажны автор мөнәсәбәте белән бәйләп килә.