Хезмәтеңне хөрмәтләп
Кичә өчен экранда ,эш елларында төшерелгән фотолардан төзелгән презентация ясап күрсәтелде.Кунаклар өчен шулай ук авылыбызның җирле язучы-шагыйрьләренең китапларыннан торган”Шигъри мизгелләр”дигән күргәзмә ясалды һәм китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштырылды.
Кичәдә кунакларга сәхнә әсәрләреннән өзекләр,җырлар ,биюләр күрсәтелде.Аларның авыр хезмәт юллары искә алынды.Шулай ук апаларның үзләрен дә җырлаттык,биеттек.Кичә чәй табыны белән дәвам итте.