Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Яраткан эшең булсын,хоббиең»мастер-класс

Тормышта һәр кешенең хоббие ягъни яраткан шогыле бар, ким дигәндә булырга тиеш. Кемдер кул эшләре белән шөгыльләнә, кемдер спорт белән шөгыльләнә. Кемгәдер җыю һәм коллекцияләү, сәяхәт итү, театрга һәм күргәзмәләргә бару ошый, ә бит кемдер, хоббидан, теге яки бу шөгыльне, турыдан-туры, үз эшенә әйләндерә, ул рәхәтлек кенә түгел, ә табыш та китерә. Яраткан эше, хоббие булу – бу инде кешенең бүлешергә нәрсәседер барлыгын күрсәтә, ул кешеләргә шатлык бүләк итә ала.Бу хакта  без хатын-кызлар арасында чара уздырдык.«Яраткан эшең булсын,хоббиең» дип аталган чара “Сердәш”клубы кысаларында узды. Лаеклы ялга чыккан Нурфия Хөснетдинова, безгә башмаклар бәйләү буенча мастер класс үткәрде.”Сөембикә” журналының соңгы санындагы “Хуҗабикә”рубрикасы белән таныштык.