Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Китапны яратып бүләк ит!» Бөтендөнья китап бүләк итү көне

 «Китапны яратып бүләк ит!» китап укучыларны акциягә кушылырга чакырып, түбәндәге  мөрәҗәгать белән чыктык.
Ә син беләсеңме, 14нче февраль Гашыйклар көне генә түгел, Халыкара китап бүләк итү көне дә икәнен? Әгәр «валентинка» урынына китап бүләк итсәң - икеләтә бәйрәм ясарсың кадерле кешеләреңә.
Китапның бит өр-яңа булуы да мөһим түгел. Төп максат – китапларга мәхәббәт уятуда. Җитмәсә, безнең киштәдә тузан җыеп яткан китап кемгәдер кызыклы, файдалы булырга мөмкин.
Дустым, әйдә, син дә әлеге бәйрәмгә кушыл! Акциягә кушылучыларның күбесе зурлар өчен матур әдәбият,шигырь китаплары бүләк иттеләр.Китаплар фондтан аерым  “Буккросинг”диа аталган киштәдә урнаштырылдылар.Аннан һәркем теләгән китабын алып укый ала.