Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Яшьләр киләчәккә битараф түгел"-Сайлауларга Бөтен гаилә белән акциясе

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән.

Китапханәдә Гаилә елына багышлап, «Гаиләбез белән сайлауларга» - республикакүләм акциясенә безнең яшьләр дә кушылды. Чарада гаилә кыйммәтләре турында сөйләштек. Күргәзмә буенча әдәби күзәту ясалды. Китап укучыларга тема буенча әдәби, фәнни китаплар тәкьдим ителде. Гаилә турында мәкаль ,әйтемнәр әйтелде. Гаилә турында канатлы сүзләр белән таныштырылды.