«Без - Тукайлы халык мәңгегә!»-шигъри сәгать
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 137елга карата китапханәдә”Без Тукайлы халык мәңгегә” дигән исем астында шигъри сәгать уздырылды. Чара өчен”Язлар белән безгә Тукай килә” дигән китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе төзелде.Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты буенча укучылар белән бергәләп “Без Тукайны беләбезме?”дигән тест-викторина рәвешендә уздырдык. Аннан укучылар үзләре Тукайның “Әллүки”,”Туган тел”,”Пар ат”,”Эш беткәч уйнарга ярый”һ.б.шигырьләрен яттан сөйләделәр.