“Экологиягә китап аша”-районкүләм фестиваль-конкурс
Районкүләм фестиваль-бәйге кысаларында китапханәдә балалар өчен экологик кичә оештырылды. Балаларны, килгән тамашачыларны “Экологиягә китап аша” - экологик темага китап күргәзмәсе,”Табигать дөньясы”исеме белән лэпбук, “Без – табигать дуслары» - балалар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсе (плакатлары, рәсемнәре), “Минем табигать дөньям” –дигән фотостенд белән таныштырдым. “Пар пингвиннар” – китап инсталяциясе тәкъдим ителде. Балалар “Табигатьне саклагыз” –дигән экологик флешмоб курсәттеләр. “Кызыл китап” , “Табигать күренешләре энциклопедиясе» китаплары буенча кызыклы, эчтәлекле презентация үткәрелде. Балалар табигать, табигать куренешләре турында мәкаль һәм экологик сорауларга җавап таптылар. Шулай ук экологик кроссворд чиштеләр. “ Табигать язмышы – безнең язмыш” номинациясендә Мухаметдинов Данис узе язган “Табигать – туган йортыбыз”дигән иншасын тамашачыларга җиткерде. Шушы ук номинациядә Миннуллина Самира җирле шагыйрә Ф.Әхмәтованың “Иңсен бәхет кояшы”дигән шигырен бик матур сөйләде. Кичәбез “Челтер чишмә аланында” дип исемләнгән театраль күренеш белән дәвам итте. Сафиуллин Самир һәм Йосыф,Хисамов Алмаз, Нургалин Илнар,Миронова Диана,Шәйхиева Мәдинә,Иванова Вероникалар үз рольләрен бик оста уйнадылар.
Бәйрәмебезне Шәйхиева Мәдинә башкаруында “Яз җитә” - күмәк җыр белән тәмамладык. Килгән тамашачылар, балалар бәйрәмнән җылы хисләр һәм яз кәефе белән таралыштылар.