Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Китап-кешене галәмнең хуҗасы итә» әдәби кунакханә

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышлап  китапханәдә «Китап -кешене галәмнең хуҗасы итә»исемле  әдәби кунакханә  уздырылды.  Әдәби экскурсиядә балалар бик теләп катнашты. Илебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вагыйганың сиксән еллык тарихы бар. Балаларга элеге көннең  беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелүе турында мәгълумәт бирелде.Күп еллар бу бәйрәмне К.Чуковский алып бара. Татарстанда Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1946 елда Республика балалар китапханәсендә бәйрәм ителә.                                                                                                                     Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы чикләрендә балалар китапханәгә кайткан матур бизәлешле, яңа китаплар  белән  таныштырылды.Кечкенәләр өчен әкиятләр, шигырьләр  кычкырып укылса,зуррак балалар өчен исә, дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы,ярдәмчел булырга өндәгән хикәяләр,повестьлар укырга тәкъдим ителде.