Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Милли ашлар-өстәл бизәге»аш-су осталыгы буенча мастер-класс

“Сердәш” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр өчен«Милли ашлар-өстәл бизәге» дигән темага карата аш-су осталыгы буенча мастер-класс уздырылды.”Һәр халыкның миллли ашларының үзенчәлеге- халыкларның тормыш рәвешенә бәйле. Һәрбер халыкның үз милли ризыгы бар”- дип, аш-суга багышланган кичәне башлап җибәрдек. Бәйрәмгә багышланган кичәдә без татар халкының милли ашлары, ризыклары турында сөйләштек.”Татар милли ашлары”,”Татар халык ашлары”китапларына кыскача обзор ясалды. Милли татлы ризык һәм татар халык ашларының алтын хәзинәсе булган чәк-чәк турында,аны пешерү серләре турында остазыбыз Җ.Мингалина сөйләде. Г.Нуруллина  исә үзенең  йомырка тәбәсе ясау серләрен чиште. В.Абзалова бәйрәм табынының төп ризыкларының берсе булган- гөбәдия пешерү ысулына төшендерде.Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды,соңыннан бергәләп чәй эчтек.