«Балалар күңелендә җуелмас мирас»-әдәби сәгать
Балалар шагыйре Н.Мадьяровның тууына 95 ел тулуга карата ,китапханәдә «Балалар күңелендә җуелмас мирас»дип исемләнгән әдәби дәрес уздырылды. Авторның тормыш юлы,иҗаты белән балаларны китапханәче таныштырды. Н.Мадьровның балалар өчен язылган самими,якты,ихлас шигырьләре кычкырып укылды.