"Матур әдәбиятта укытучы образы"Бөтендөнья кычкырып уку көне
2 март–Бөтендөнья кычкырып уку көне. Бу көнне кешеләрнең җыелып, кычкырып китап укуы хуплана. Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Аксар китапханәсе дә Бөтендөнья кычкырып китап уку көненә кушылды. Биредә мәктәп укучылары өчен «Матур әдәбиятта укытучы образы »дип исемләнгән чара узды. Китап күргәзмәсе оештырылып, укучылар белән укытучылар,мәктәп тормышы турында кызыклы вакыйгаларны сурәтләгән хикәяләрне бергәләп кычкырып укыдык һәм фикер алыштык. (И.Сәйфуллин”Җиденче дәрес”,Л.Гыймадиева “Ике әни һәм бер математика”һ.б.)