Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Муса абый-балаларның якын дусты» -әдәби дәрес

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәсрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь .15 февраль көнне Герой-шагыйрьнең тууына 117 ел тулуга карата китапханәдә мәктәп укучылары өчен “Муса абый-балаларның якын дусты” исемле шагыйрьнең иҗатына күзәтү оештырылды. Балалар Муса Җәлилнең балачагы турында хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар.Язучы туган ягының табигатен бик тә яраткан, кошларның, хайваннарның тавышларын тыңлаган.  “Күке”, “Әтәч”, “Чишмә” шигырьләре балалар белән берлектә укылды. Шулай ук аның “Джим”, поэмасын,“Кошчык”,”Кызыл ромашка” кебек шигырьләрен балалар яратып тыңладылар.