«Көмеш кыңгырау”лы балачак күңелләрдә мәңге калачак!»
Китапханәдә 1993 елдан нәшер ителүче балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы “Көмеш кыңгырау» гәҗитенең 30 еллыгына карата «Көмеш кыңгырау”лы балачак күңелләрдә мәңге калачак!»дигән тематик дәрес уздырылды. Чаллыда чыга торган гәҗит үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма. Балаларга әлеге гәҗитнең сәләтле, булдыклы балалар, аларның уңышлары турында язудан тыш, бүгенге көндә тагын бер мөһим функцияне үтәве- яшь буынга иҗат итү өчен киң мәйдан бирүе турында мәгълумәт бирелде. Укучыларга газетаның һәр санында балаларның үзләре язган шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре, кызыклы, фикерле язмалары басылуы турында әйтелде һәм кычкырып укылды.