Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Батырларны ил онытмас»-батырлык дәресе

2 февральдә “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз”Бөтенроссия акциясенә кушылып  китапханәдә :«Батырларны ил онытмас»дигән батырлык дәресе уздырылды. Акциянең максаты: укучыларда патриотлык хисе тәрбияләү, укучыларга Бөек Ватан сугышында илебез халкының батырлыгын китаплар аша җиткерү. Акциядә укучылар Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова, Александр Чекалин кебек егетләрнең батырлыклары турында белделәр. Балалар белән Бөек Ватан сугышы разведчиклары һәм партизаннары турында иң яхшы әсәрләрне бергәләп кычкырып  укыдык. В. Катаевның “Сын полка”, С. Радзиеваның “Болотные Робинзоны” повестьларыннан, Б. Лавреневның ”Разведчик Вихров “ хикәясеннән өзекләр укылды . Кечкенә балаларның шундый зур батырлыклар күрсәтүе укучыларда соклану хисләре тудырды.