«Тылсымлы китаплар язучы апа» әдәби сәгать
Балалар язучысы Ә.Бикчәнтәеваның тууына 110 елга карата күчмә китапханәдә кечкенәләр өчен “Тылсымлы китаплар язучы апа” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.Балалар өчен авторның әсәрләре кычкырып укылды.Алар җиңел укылалар, бер укый башлагач, аерылып та булмый. “Тәмле суз” хикәясен укыгач, кечкенәләр белән нинди сүз тәмле,ниндие тәмсез икәненә төшендек. Тылсымлы хикәяләр язучы апаның хикәяләре һәм әкиятләре кыска күләмле генә булсалар да, алар мәгълүматка һәм фикергә бай, тәрбияви мәгънәгә ия. Шулай ук “Нәсимә һәм күгәрчен”,”Карлыгач баласы”,”Туп-туп тубыбыз” шигырләрен кечкенәләр белән анализлап укыдык.