“Ялкын-киләчәкне яктырта!”гыйнвар ае журналына күзәтү
Китапханәдә “ Ялкын-киләчәкне яктырта!”- дигән яшүсмерләр матбугаты белән танышу сәгате булды.Дәреснең максаты: китапханәгә кайткан журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларын тормышта файдалану. Бай эчтәлекле, кызыклы “Ялкын” журналы белән укучылар бик теләп таныштылар, фикер алыштылар.Журналның гыйнвар санындагы «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова белән укытучы һөнәре һәм проекттан соң тормыштагы үзгәрешләре турында язылган язма яшүсмерләргә бик охшады. Шулай ук макияж ясаучы Адильнең макияж серләре һәм бу һөнәрдәге планнары турындагы язма,”Заманча трендлар һәм милли колорит” рубрикалары да яшүсмерләргә бик кызыклы булды.Укучылар журналларны өйгә яздырып алдылар.