Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Холокост-Буыннар хәтере» -тарихи дәрес

27 нче январь - Холокост корбаннарын искә алу көне  уңаенан китапханәдә  6-9 нче сыйныф укучылары өчен “Холокост - буыннар хәтере” дигән исем астында тарихи  дәрес үткәрелде. Бу дәрестә укучылар “Холокост” сүзенең нәрсә аңлатканын белделәр. Ул сүз - яндыру, юк итүне аңлата.  Холокост- кешелек тарихында иң зур фаҗигаләрнең берсе булуы турында  кыскача аңлатылды. Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар. Укучыларга  “Холокост турында хәтер”темасына презентация да күрсәтелде. Соңыннан әлеге тема буенча фикер алышканда, балалар мондый һәлакәт беркайчан да кабатланмасын иде дигән уртак теләк белдерделәр.