«Иң гадел дус» әдәби тәрбия сәгате
Китапханәдә балаларның яраткан язучысы Х.Халиковның тууына 90елга багышланган “Иң гадел дус”дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды.Авторның йөгерек тел белән язылган шигырьләре кычкырып укылды.Мәсәлән:”Иң гадел дус”,”Яңа дус таптым”,”Карамыйм” һ.б.
Шагыйрьнең балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия шигырьләре бер уку белән хәтердә кала.Х.Халиков үзенең иҗатында үз героен яратып аз сүз белән күп нәрсә әйтергә омтыла,балаларны ихтирам итә,кечкенәләрнең күңел байлыгын,олы дөньясын оста ачып бирә. Шулай ук балаларны авторның шигъри әкиятләре,табышмаклары,тел шомарткычлары белән дә таныштырдык.