Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мең кыллы күңел»әдәби-шигъри кичә

13 гыйнварда  китапханәдә танылган татар шагыйре һәм драматургы Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуына багышлап «Мең кыллы күңел» дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә уздырылды.Г. Х. Зәйнашеваның бөтен гомере сәнгатьнең югары идеалларына, үз халкына хезмәт итүгә багышлана. Г.Зәйнашева җыр жанрында бик актив эшли. Аның лирик таланты һәм иҗади үзенчәлекләре монда иң ачык күренә. Халык җырлары традицияләрендә язылган шигырьләрендә ул мәхәббәт, туган җирнең якынлыгы, яшьлек темасын ача. Аларның аергыч үзенчәлеге-гадилек, ритмик тулылык, идея һәм хисләр бердәмлеге, оригиналь чагыштыру куллану һәм музыкаль кыска булу.                             Г. Зәйнашеваның шигырьләре һәрвакыт музыкантларның игътибарын җәлеп итә. Кичә өчен «Мең кыллы күңел» дип аталган тематик китап күргәзмәсе әзерләнде, авторның  иҗади юлы турында китапханәче сөйләде. Әдәби шигъри сәгатьтә китап укучылар  Г.Зәйнашеваның иң матур шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар. Шулай ук кичә кунакларына шагыйрәгә багышланган презентация дә күрсәтелде.