“Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” күргәзмә-чакыру
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 ел- Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
Китап укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру,милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау максатыннан китапханәдә “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” дигән күргәзмә эшли. Шулай ук“Милли киемнәребез тарихыннан”дип исемләнгән альбом да сезнең өчен хөрмәтле дусларыбыз!