«Җырчы шагыйрь» -шигъри сәгать
Китапханәдә лирик шагыйрь Ә.Ерикәйнең тууына 120 елга багышланган “Җырчы шагырь”дип исемләнгән шигырь сәгате уздырылды.Чара өчен китап күргәзмәсе,аның шигырьләренә язылган көйләр әзерләнде.
Кичәне авторның тормыш юлын,иҗатын сөйләүдән башладык,аның китаплары белән таныштык.Аның “Ике йөз җыр”китабыннан кайбер шигырьләрен бергәләп укыдык.(“Кар яуганда”,”Идел бит ул”,”Халкыма” һ.б) Ә.Ерикәйнең кыска лирик шигырьләре ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән–үзе көйне сорап тора, шуңа күрә композиторлар аның поэзиясенә еш мөрәҗәгать итәләр. Җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган.
Кичә азагында без шагыйрь сүзләренә язылган “Эзләдем бәгьрем сине”,”Идел буе каеннары”җырларын минусовкага кушылып җырладык.